Зәйдә күпфатирлы йортларны төзекләндерү эше дәвам итә
Зәйдә күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасы буенча эш дәвам итә. Агымдагы елда тагын 20 күпфатирлы йорт яңартылачак.
Бу хакта шәһәр Советының социаль сәясәт, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, яшьләр сәясәте, җир эшләре мәсьәләләре, экология һәм торак коммуналь хуҗалыгы буенча берләштерелгән даими депутат комиссиясе утырышында инфраструктура үсеше буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Хаҗипов белдерде.
— 2024 ел дәвамында без капиталь төзекләндерү программасы буенча 20 күпфатирлы йортны ремонтлыйбыз. 10 йортта түбә алыштыру, 8 йортта фасадларны җылытып тышлау, бер йортның фундаментын ныгыту, 4 йортта җылылык инженерлык челтәрен яңарту, 2сендә суүткәргечләрне төзекләндерү, бер йортта лифт җиһазын алыштыру планга куелган. Барлыгы 83 102,49 квадрат метр мәйданда торак төзекләндереләчәк, шуның белән 2787 зәйленең торак шартлары яхшыра, — диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев