Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә күп балалы Әхмәтҗановлар гаиләсе бергәләп тавыш бирделәр

Зәйнең политехник колледжы бинасында урнашкан 1448нче сайлау участогына күпбалалы Әхмәтҗановлар гаиләсе бердәм килделәр.

Айгөл, Айрат, Салават, Булат Әхмәтҗановларның күңелләре күтәренке, алар ил өчен мөһим вакыйгада бергәләп катнашуларына шат.

— Без илебезнең киләчәге матур булсын өчен тавыш бирдек. Олы улыбыз быел унберенчене тәмамлый, уртанчысы бишенче сыйныфта укый, бәләкәй кызыбыз әле балалар бакчасына йөри, шуңа күрә дә безгә киләчәкнең балаларыбыз хакына яхшы булуы бик мөһим, — ди Айгөл Фоат кызы.

Ул үзе колледжда директор урынбасары булып эшли, тормыш иптәше Айрат Рәис улы газ хуҗалыгы хезмәтендә, ә менә Салаватка быел 18 яшь тулган, ул тәүге тапкыр сайлауларда катнашты.

— Мин Россия Президентын сайлауларга сәяси яктан тулы әзерлекле килдем. Илебезнең киләчәге өчен минем тавышның да мөһим булуын аңлыйм. Алга таба Россиянең көчле ил булуы өчен үзем дә белемем, хезмәтем белән җитди өлеш кертергә җыенам, — диде Салават.

Әхмәтҗановлар гаиләсе бердәм төстә тавыш биргәннән соң, сайлау участогында гаиләләре белән килүчеләргә махсус бирелүче беләзекләр алдылар. Биредә үк студентлар тарафыннан әзерләнгән концерт программасын карадылар, пешекчеләр әзерләү төркеме студентлары пешергән тәмле мич ризыкларыннан да авыз итәргә мөмкин иде.

Алдан хәбәр иткәнебезчә, быелгы Россия Президенты сайлауларында тавыш бирү участокларына гаиләләре белән килгәннәрне сюрпризлар көтә.

Сайлау участогында тавыш биргәннән соң, гаилә әгъзалары «Всей семьей на выборы» дип язылган беләзекләрне киеп фотога төшәргә мөмкиннәр. Фотоларны социаль челтәрләрдәге үз аккаунтларыгызда 15,16,17 март көннәрендә #ВсейСемьейНаВыборы и #ТатарстанАлга хэштэглары белән урнаштырырга кирәк. Әлеге хэштэгларны куеп фото урнаштыручылар автомобильләр уйнату бәйгесендә катнаша. Фотобәйге исә өч сайлау көне дәвамында бара. Төп бүләк — өч Lada Vesta автомобиле.

Моның өстенә беләзекләр алган гаилә әгъзаларына үз шәһәрендәге мәдәни һәм спорт учреждениеләрендә бушлай төрле чаралар карарга мөмкинлек тә бирелә. Зәйдә беләзеккә ия булган сайлаучылар 15-17 мартта иртәнге сәгать 10нан кичке 4кә кадәр туган як тарихын өйрәнү музеена бушлай керә ала. Шушы көннәрдә иртәнге сәгать 10нан кичке 4кә кадәр урман буендагы чаңгы юлларында йөрү өчен чаңгылар бушлай бирелә. «Энергетик» Мәдәният сараенда 15 мартта кичке сәгать 6да «Сокровища партизанского леса», 16 мартта кичке сәгать 4тә «Судьба диверсанта», 17 мартта көндезге сәгать 2дә «Вызов» фильмнары бушлай күрсәтелә. Шулай ук теләгән кешеләр балчыктан фигуралар әвәләп ясау мастер-классында катнаша ала (16 март сәгать 10да), кәгазьдән сувенирлар ясау дәресләре 17 мартта көндезге сәгать 11дә оештырыла.

17 март көнне кичке сәгать 4тән 8гә кадәр «Яшьлек» боз сараенда бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге тудырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев