Зәйдә күп балалы гаиләгә торак сертификаты тапшырылды
Галина һәм Васил Асыловлар гаиләсенә торак сатып алуга субсидия түләү хокукы турында таныклыкны район башлыгы Разиф Кәримов тапшырды.
«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» торак программасын гамәлгә ашыру кысаларында Зәйдә яшәүче Асыловлар гаиләсе торак бәясен түләргә 3 миллион 272 мең сум күләмендә дәүләт субсидиясе алды.

Асыловлар гаиләсендә өч бала — Кәрим, Марсель, Софья үсә. Васил Вәзирович — 88нче янгын-коткару часте башлыгы урынбасары, Галина Геннадиевна Чаллыда заводта эшли.
-Безнең бүген бик сөенечле көнебез. Узган ел «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» торак программасына кердек. Моңа кадәр үз торагыбыз юк иде. Һәм менә бүген безгә сертификат бирелде. Республика, район җитәкчелегенә шундый программа гамәлдә булганга рәхмәтебезне белдерәбез, — ди Васил Вәзирович.
Гаиләнең сөенечен уртаклашырга әниләре дә килгән иде.
«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләргә торак проблемаларын хәл итүдә өстәмә дәүләт ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев