Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә күп балалы гаилә яшәгән йорт тулысынча янып беткән

29 октябрь – 5 ноябрьдә район янгын күзәтчелеге бүлеге 5 чакыру алган.

Шуның берсе ялган чакыру булып чыккан, берсе – электр челтәрендә кыска ялганыш, ә өчесе – җитди янгын очрагы.
2 ноябрьдә 10 сәгать 33 минутта Дүрт-Мунча авылында янгын чыгуы турында хәбәр алына. Биредә бер хуҗалыкта сарай яна, шулай ук сарайдагы 60 салам төргәге дә янып бетә. 

“Янгынның ни сәбәпле чыгуын ачыклау эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән. 

3 ноябрьдә 12 сәгать 57 минутта Зәйдә Пушкин урамындагы шәхси йортта янгын чыга. Ут чыгу нәтиҗәсендә торак йорт тулысынча янып бетә. 

“Йортта күп балалы гаилә яшәгән, янгын вакытында йортта булган балалар янгын сүндерүчеләр килгәнче мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгәннәр. Янгын чыгуның сәбәбе ачыклана”, - дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

4 ноябрьдә Зәйдә Чәчәкле урамында мунча янган. 

Район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары шәһәр һәм район халкына янгын куркынычсызлыгының элементар таләпләрен үтәүләрен сорап мөрәҗәгать итә.

Мич ягып җылытыла торган торак йортлар хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аеруча игътибар бирергә кирәк. Электр үткәргечләрне вакытында тикшереп, электр приборларын төзек хәлдә тотыгыз, өйдә тәмәке тартмагыз, шырпыны балалар кулы җитмәслек урында саклагыз.  

Гади генә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп, үзеңнең һәм якыннарыңның тормышын саклап калырга мөмкин. 

Фотолар янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев