Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә корыган агачларны кисәләр

Беренче чиратта ботаклары белән юл билгеләрен каплаган, корыган агачлар киселә.

1 ноябрьдә Зәйдә корыган агачларны кисү һәм санитар чистарту эше башланды.

— Беренче эш итеп җәяүлеләр һәм автомобильләр өчен куркыныч тудырган, юл билгеләре һәм урам яктырткычларын каплап торган барлык корыган, чирле агачларны кисәргә кирәк. Җәяүлеләр үтү урыннары, балалар бакчалары, мәктәпләр, керү юллары янында үскән агачлар чистартыла. Хәзерге вакытта агачларның аскы ботакларын кисү буенча эшләр алып барыла. Алга таба кирәк булган урыннарда агачларны таҗлау да каралган, — ди ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Зәй бүлеге башлыгы Әдиб Габдерәхимов.

Корыган агачларны санитар җыештыру, таҗлау эшләре 2024 елның 1 мартына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев