Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә концлагерьда тоткын булган апаны туган көне белән котладылар

11 мартта Бөек Ватан сугышы елларында фашист концлагерьларында тоткын булган Галина Поповага 93 яшь тулды.

Аны район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, «Форпост» ошемасы директоры Наталья Шахмаева өенә барып, туган көне белән котладылар.

Апалы-сеңелле Галина Попова һәм Валентина Иванова балачакта концлагерь «тәмугы» газаплары аша үткәннәр. Алар Карелияның Олонец шәһәрендә туган. Галина һәм Валентина энесе, әнисе һәм әбисе белән бергә концлагерьга эләгәләр. Галина өлкәнрәк була һәм башка яшүсмерләр белән бергә слюдя фабрикасында эшли. Биш яшьлек Валядан яралы фашистларны дәвалау өчен еш кына кан алалар. Аларны 1944 елда гына азат итәләр. Апалы-сеңелле Валентина белән Галина сугыштан соң Зәйгә ГРЭС төзелешенә киләләр.

— Сез Бөек Ватан сугышы елларында коточкыч авырлыклар кичергәнсез. Әмма сез бирешмәгәнсез, көчле рухыгыз, тырышлыгыгыз белән сугыштан соң бөтен көчегезне җимерелгән илне торгызуга юнәлткәнсез. Моның өчен сезгә бик зур рәхмәт, — диде ветеранны котлап Алексей Васильевич.

Галина Григорьевна аны котларга килүчеләргә күңеле булып, тормышы турында сөйләде.

Фото "Форпост"тан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев