Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә комбайннар парады

Бүген Зәй районының комбайнчы-механизаторлары «Урып-җыю-2023»кә әзерлекләрен белдереп техникаларын комбайннар парадына алып чыкты. Традиция буенча һәр елны урак башланыр алдыннан аграрийлар комбайннарны тикшереп карау чаралары үткәрә. Быел исә ул игеннәрнең тиз өлгерүенә карап гадәттәгедән иртәрәк оештырылды, чөнки басуларның өлгерүенә карап игенчеләр уракка да керешергә мөмкиннәр.

Агымдагы ел урып-җыю чорында аграрийлар алдында барлыгы 38,5 мең гектар мәйданда бөртеклеләр, 18 мең гектарда техник культуралар (шуның 8,8 мең гектары шикәр чөгендере) җыйнау бурычы тора. Комбайннарның әзерлеген район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы белгечләреннән торган комиссия күзәтте. Иң беренче комбайннар парады «Восток» агрофирмасыннан башланды. Биредә агрофирма кырларына быел 14 комбайн чыгачак. Аларга 11,3 мең гектар мәйданда бөртеклеләрне җыйнау йөкләнә.

— Безнең агрофирмага караган басуларда, гомумән, Зәй районы буенча игеннәрнең торышы чагыштырмача яхшы. Елның коры килүенә карамастан, һәр агротехник чараны һава торышына карап башкару нәтиҗәсендә игеннәр тук башаклы, безнең алда хәзер булган уңышны түкми-чәчми, әрәм-шәрам итми җыеп алу бурычы тора, — диде мул бөртекле башакка карап «Восток» агрофирмасының әйдәп баручы агрономы Николай Тугашев.

«Восток»ка быел 4 яңа комбайн кайтарылган, аларга эш тәҗрибәсе туплаган механизаторлар билгеләнгән. Мәсәлән, Андрей Мишаров белән Алексей Калев яңа техника белән урып-җыю эшләренә керешүне түземсезлек белән көтеп торалар. Алар заманча техниканың урып-җыюда сынатмаячагына шикләнми. Контроль суктыру барышында да яңа техника аз югалтулар белән эшләвен күрсәтте. Аларга аз гына көйләү ясап, игеннәрне бөтенләй югалтуларсыз җыйнауга йөз тотыла.

Комбайнчылар арасында иң зур хезмәт стажлыларның берсе Алесандр Пирогов инде быел утызынчы сезонын башларга җыена.

— Үзем Ал. Бистәсеннән. Хезмәт юлым кече яшьтән кырларда үтте, шуңа да урып-җыю эшләре җиткән чорларда күңел ашкынып тора. Яңгырлар булмасада безнең басуларда игеннәрне начар, дип әйтеп булмый, агрономнарыбыз кушуы буенча аны үстерүгә үзебез өлеш керткәч, уңышны җыюга да ашкынып торам, — дип елмая Александр Михайлович.

Гомумән, быел уракка район кырларына 50дән артык комбайн чыгар, дип планлаштырыла.

— Бер комбайнга иң зур йөкләнеш «Восток» агрофирмасына туры килә. Район буенча бер комбайн 650 — 750 гектар иген урып-суктырырга тиеш була. Ә иң зур 700 гектардан артык йөкләнеш востоклыларда. Тик монда шунысы да бар, әгәр бүтән агрофирмаларда эш алданрак беткән очракта башка агрофирмалар комбайнчылары ярдәмгә киләчәк. Шуңа күрә, кемгәдер эш күп, кемгәдер азрак, дип карарга ярамый. Игенченең урак чорындагы хезмәте бик мөһим, — дип ассызыклый район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Ә уракка зәйлеләр инде якындагы атнада чыгарга планлаштыра, бу исә кайсы басуның ничек өлгерүенә карап хәл ителәчәк.

— Язгы кыр эшләрен дә гадәттәгедән 15 көнгә иртәрәк башлау сәбәпле, быел урак та иртәрәк башланырга тора. Инде хәзер авыл хуҗалыгы белгечләре һәр басуны ныклы күзәтүдә тота, иген өлгерүгә, шул басуга комбайннарны җибәрергә әзербез. Быел бөртекле-кузаклы культуралар 38мең 500 гектар, шуның 17 мең гектарга якыны көздән чәчелгән культуралар. Барлык игеннәрнең 13 мең гектары көзге бодай, 4 меңе — арыш, 6 меңе — язгы бодай, 12 мең гектары — арпа. Ике айдан артык бер тамчы яңгыр җиргә төшмәсә дә аграрийларыбызның тиешле технологияләрне кулланып эшләве нәтиҗәсендә уңыш начар булырга охшап тормый. Төрле басуларда тикшерүләр, күзәтүләр алып бару 100 мең тоннадан да ким булмаган тулаем уңыш җыюга өмет бирә. Фаразлаулар буенча, көзге культуралар гектарыннан уртача 35-39 центнерны, язгы культуралар 30 центнерга якынны бирер, дип ышанабыз. Ә иң мөһиме бездә — хезмәт кешесе. Һәр механизаторга урып-җыю чорын башкаруга карап һичшиксез хезмәтенә күрә хөрмәте булачак. Һәр елдагыча уңыш бәйрәмендә ашлыкны урып-суктыру күләме нормаларын билгеләп акчалата премияләр ясарга исәп тотабыз. Быел исә корылык сәбәпле нормалар күләмен түбәнрәк билгеләп игенчеләрне хөрмәтләү күздә тотыла. Уңыш бәйрәме һәр елдагыча шикәр чөгендерен җыйнап алуга үткәреләчәк, — ди Разиф Галиевич.

Кыскасы, Зәй районы аграрийлары уракка әзер. Алар бө мөһим чорган инде җиң сызганып керешергә тора. Без аларга бары тик, хәерле сәгатьтә, дип телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев