Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә койма урлаганнар

21 — 27 августта район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 135 хәбәр һәм гариза кергән. Аларның 3се — урлашу, 3се — кыйнау.

Бу чорда шәһәр-районда 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның берсендә кешеләр сәламәтлегенә зыян килгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 44 очрагы теркәлгән.

23 августта район эчке эшләр бүлегенең дежур бүлегенә 75 яшьлек ир-аттан гариза керә. Ул билгесез кешенең шәһәрдән койма урлавы турында хәбәр итә.

«Тикшерү-оператив төркем тарафыннан оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында әлеге җинаятьне кылган 68 яшьлек ир-ат тоткарланды. Ул үз гаебен таныды. Урлау факты буенча тикшерү чаралары үткәрелә», — дип хәбәр итәләр полициядән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев