Зәйдә “Кино төне” акциясе узды
Россия Мәдәният министрлыгы, Кино фонды, Россиянең “Мәдәният. РФ” мәдәни мирас һәм традицияләр порталы, «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Ринат Фәрдиев исемендәге паркта һәм шәһәр кинотеатрында “Кино төне” Бөтенроссия акциясе оештырылды.
«Кино төне» Бөтенроссия акциясе – илебез кинематографиясенең 2023 һәм 2024 еллардагы иң яхшы фильмнарын бушлай карау мөмкинлеге ул. Тамашачыларга «Воздух» хәрби драмасы, «По щучьему велению» фильм-әкияте, «Сто лет тому вперед» фантастик блокбастеры тәкъдим ителде. Барлык киносеансларга керү ирекле иде. Фильмнарны күрсәтер алдыннан тамашачылар Россия мәдәният министры Любимова Ольганың видеомөрәҗәгатен карадылар.
«Зур гаилә ял көннәре» проекты кысаларында уздырылган чара Гаилә елына багышланды һәм гаиләнең төрле буыннарын уртак активлыкка берләштерүгә юнәлдерелгде, шулай ук Россия кино тармагының казанышлары турында сөйләргә мөмкинлек бирде.
Фильмнар күрсәтелгәннән соң тамашачылар өйләренә таралырга ашыкмады.
-Бөтен гаиләбез белән “Чуртан кушуы буенча” әкиятен карарга килдек. Әкиятне балалар белән бергә карау бик күңелле булды. Матур акция! Зур экранда фильмнарны бушлай күрү мөмкинлеге өчен рәхмәт! – диде Зәйдә яшәүче Ирина.
Акциядә 70тән артык шәһәр кешесе һәм кунаклары катнаш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев