Зәйдә киек кошларга ау сезонында рейдлар оештырыла
ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм Росгвардия хезмәткәрләре көзге ау сезонында хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак рейдлар үткәрәләр.
Рейдлар 2 сентябрьдән киек кошларга ау сезоны ачылу белән бәйле. Алар барышында инспекторлар аучыларның корал йөртү хокукына документларны, аучылык кагыйдәләрен һ.б. үтәүне тикшерәләр.
Киек кошлар берничә төркемгә бүленә: сазлык-болын кошлары, су кошлары, дала-кыр, нарат урманы кошлары. Ау кагыйдәләре буенча, сунарчылар Татарстан һәм Россиянең Кызыл китабына кергән кошлар турында мәгълүматлы булырга тиеш. Әлеге китапка кергән кошларны атарга рөхсәт ителми.
Искәртеп үтәбез, ау сезоны су, сазлык-болын, дала һәм кыр кошларына – 5 декабрьгә, нарат урманы киек кошларына 2024 елның 5 гыйнварына кадәр дәвам итә.
Фото ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев