Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә кар чистарту эше бара

Берничә көн эчендә мул яуган кар коммуналь тармак хезмәткәрләренә эшне арттырды. «Благострой» юл оешмасы кар көртләренә каршы көрәшкә чыкты, дисәк тә ялгыш булмас.

15-16 декабрьдә төнге һәм көндезге сменада линиягә бер үк вакытта 14 берәмлек  техника чыккан. Урам юллары, тротуарлар һәм төп мәктәп автобусы маршрутларына зур игътибар бирелде. Ике тәүлек эчендә генә дә шәһәр урамнарыннан 52 КамАЗ кар чыгарылган.

Юллардан тыш, коммуналь хезмәткәрләр тукталыш павильоннарын да тәртипкә китерәләр. Эшне оператив башкару өчен персонал һәм техника көчәйтелгән режимда эшли, көндез дә, төнлә дә бер-берсен алыштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев