Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә кар чистарту дәвам итә: коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли

Берничә көн эчендә мул яуган кар коммуналь тармак хезмәткәрләренә эшне арттырды. Юлчылар кар көртләренә каршы көрәшкә чыкты, дисәк тә, ялгыш булмас.

Халыкның уңайлылыгын һәм иминлеген тәэмин итү максатыннан Зәйдә урамнарны, ишегалларын һәм җәмәгать урыннарын чистарту буенча эш көчәйтелгән режимда оештырылды.

Шәһәрдә урам-юл челтәрен карап тоту эшләре "БлагоСтрой"  һәм "Горзеленхоз" подряд оешмалары көче белән башкарыла. Юллар, тротуарларны чистартуда махсус техника да, юл эшчеләре дә катнаша. 

Кар чистарту техникасы иртәнге сәгать 3тән эшкә чыга. Хәзерге вакытта шәһәр урамнарында 12 берәмлек техника эшли. Аеруча тротуарларга һәм кеше күп йөри торган иҗтимагый мәйданнарга игътибар ителә.

—Шәһәр башкарма комитеты халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен барлык көчен куя. Подряд оешмалары көче белән урамнарны һәм иҗтимагый урыннарны вакытында чистарту буенча барлык кирәкле эшләр башкарыла, — ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Павлова.

Шәһәр хакимиятендә карны чистарту эше даими рәвештә алып барылуын, ә коммуналь хезмәтләрнең эш графигы һава торышын исәпкә алып үзгәртелүен билгеләп үтәләр. Явым-төшемнәр чорында вакытлыча килеп чыккан уңайсызлыкларга аңлап карарга һәм юлларда, тротуарларда сак йөрергә киңәш ителә.

Фотолар “Благострой” оешмасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев