Зәйдә Камилә әбине 100 яшьлек юбилее белән котладылар
28 декабрьдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина, автоклуб хезмәткәрләре Зәйдә яшәүче Камилә Нуриәхмәтованы 100 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр.
Камилә апа Свердловск өлкәсенең Ирбит шәһәрендә туган. Гасырлар аша үтеп, тормышның ачысын-төчесен татыган хәлдә дә киләчәккә оптимист карашны, күңел көрлеген югалтмаган Камилә апаның балачагы, үсмер вакыты бик авыр вакытларга туры килгән. 18 яшьтән дәваханәдә санитарка булып эшли башлый. Аннан соң Пермь өлкәсендә ипи пешерүдә хезмәт куя. Тормышка чыгып, ике кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Бер кызы Зәй егетенә кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканнан соң Камилә апа Зәйгә күченеп килә. Лаеклы ялда булса да, эшләвен дәвам итә. ЗПСКда җыештыручы булып 72 яшенә кадәр эшли.
Бүгенге көндә кызы Нурия гаиләсендә гомер кичерә. Балалары, оныклары да акыллылар. Һәркайсы тормышта үз юлын тапкан. Камилә әби башкалар борчуына борчылып, шатлыгына сөенеп, үзе беркемне дә борчымыйча яшәп ята.
Йөзъяшәр ветеранны юбилее белән Светлана Ревина район башлыгы исеменнән котлап, бәрәкәтле гомер теләп, бүләкләр тапшырды. Автоклуб хезмәткәрләре иң матур җырларын бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев