Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә «Кайнар йөрәкләр» конкурсына нәтиҗәләр ясалды

Конкурс Янгын сүндерүчеләр көне уңаеннан үткәрелде.

26 апрельдә Зәйнең «Тылсымлы әкият» бакчасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре арасында үткән Янгын сүндерүчеләр көненә багышланган «Кайнар йөрәкләр» муниципаль конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Дистанцион форматта узган чарада 7 балалар бакчасыннан 54 бала катнашты.

Әлеге чарада Зәй янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Андрей Кириллов, бүлек инспекторы Лилия Писарева, "Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте«нең Зәй участогы башлыгы Любовь Асташина катнашты.

— Конкурсның төп максаты һәм бурычлар — балаларның иҗади үсеше өчен шартлар тудыру, янгын куркынычсызлыгы нигезләренә өйрәтү системасын камилләштерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ведомствоара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле системасын булдыру, — ди Андрей Кириллов.

Конкурс нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: «Күкчәчәк», «Тылсымлы әкият», «Кояшкай» — I, «Алтынчәч » - II, «Кызыл калфак», «Каенкай», «Якты коңгыз» бакчалары III урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев