Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә «Кайнар йөрәкләр» конкурсына нәтиҗәләр ясалды

Конкурс Янгын сүндерүчеләр көненә багышланып үткәрелде.

27 апрельдә Зәйнең "Тылсымлы әкият" бакчасында шәһәр мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре арасында үткән Янгын сүндерүчеләр көненә багышланган "Кайнар йөрәкләр" муниципаль конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Дистанцион форматта узган чарада 11 балалар бакчасыннан 80 бала катнашты.
Әлеге чарада Зәй янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Андрей Кириллов, бүлек инспекторы Лилия Писарева, "Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте" инструкторы Любовь Асташина катнашты.

- Конкурсның төп максатлары һәм бурычлар - балаларның иҗади үсеше өчен шартлар тудыру, янгын куркынычсызлыгы нигезләренә өйрәтү системасын камилләштерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ведомствоара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле системасын булдыру. Янгыннар булдырмау буенча белемнәрне пропагандалауның инновацион формаларын һәм методларын ачыклау, өйрәнү һәм тарату, балаларда ут белән сак эш итү күнекмәләрен үстерү, - ди Андрей Кириллов.

Конкурс нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: "Кояшкай" бакчасының уртанчылар төркеме Гран-прига лаек булды. “Алтынчәч”, “Энҗе” – I, “Кыңгырау чәчәк”, “Тылсымлы әкият” - II, “Кызыл калфак” бакчасы III урынны алды.

Шулай ук “Каенкай”, “Шатлык”, “Миләшкәй”, “Якты коңгыз” бакчалары коллективларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев