Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә Качману бәйрәмендә су коенганда куркынычсызлык чаралары турында сөйләштеләр

Быел һава торышы шартлары белән бәйле рәвештә Качману бәйрәмендә бары тик Иске Зәйне әйләнеп узу юлындагы Изге чишмәдә генә су коену рөхсәт ителә.

Зәйдә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы үтте.

Утырышта район су объектларында Качману бәйрәме вакытында иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Анда комиссия әгъзалары, район предприятие-оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев алып барды.

Синоптиклар фаразлавынча, алдагы көннәрдә республика территориясендә көчле буран, кар яву, җил көтелә. Шуңа күрә беренче чиратта иминлекне тәэмин итү мөһим. Качману бәйрәмендә бары тик Иске Зәйне әйләнеп узу юлындагы Изге чишмәдә генә су коенырга мөмкин булачак. Биредә Качману йоласын үтәү өчен барлык шартлар да тудырылган, иминлекне тәэмин итүгә махсус хезмәтләр җәлеп ителә. Янгын-коткару хезмәте, эчке эшләр бүлеге, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре дежур торачак. Шулай ук җылыну, киенү өчен автобуслар куела. Бу көнне маршрут автобусы Изге чишмә янында туктаячак.

Ә су алырга теләүчеләргә изгеләндерелгән су чиркәүләрдә дә җитәрлек булачак. Качману көнне краннан да ару су ага дигән ышану бар. Ул суны ел буе сакларга була. Дин тотучылар галимнәрнең шундый тикшеренүләре бар дип ышана: гади су белән Качману көнне аруландырган суның молекуляр составы да аерыла, диләр.

-Качману бәйрәмендә салкын суда коену мәҗбүри йола түгел, ә һәр кешенең шәхси эше, чиркәү бу гамәлгә каршы төшми. Әлбәттә, салкын суга керү өчен ният белән тәвәккәллек кенә түгел, сәламәтлекнең дә нык булуы мөһим. Күпләр фикеренчә, синең салкын суга кереп кенә гөнаһларың юылмый, ә ураза тотып, эчтән чистартынырга кирәк, — дип Зәй округы благочинные Вячеслав атакай Федоров.

Традиция буенча бәйрәмгә каршы кичтә 18 гыйнварда һәм бәйрәм көнне 19 гыйнварда чиркәүләрдә литургияләр һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Иске Зәйдәге Крестовоздвижение, Ал. Бистәсе чиркәүләрендә 18 гыйнварда бәйрәмгә каршы кичтә төнге сәгать 10нан, Федот чиркәвендә төнге сәгать 12дән һәм Зәйдә Свято-Троицк чиркәвендә Качману көнендә иртәнге сәгать 8дә, Кара-Елга авылы чиркәвендә 8.15дә службалар булачак. Ә 19 гыйнварда 11 сәгать 30 минутта Иске Зәйне әйләнеп узу юлындагы Изге чишмә район дин әһелләре катнашында изгеләндереләчәк. Әлеге чарада район җитәкчелеге дә катнашып, халыкны бәйрәм белән котлаячак.

Утырышта тиешле хезмәтләргә халык иминлеген тәэмин итү өчен күрсәтмәләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев