Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә кәҗә һәм кәҗә бәрәне урлаган ир-ат суд каршына басты

Зәй шәһәр прокуратурасы 43 яшьлек Зәй кешесенә карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Ул РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе буенча ике җинаять кылуда гаепләнә.

Әлеге ир-ат 2023 елның мартында һәм апрелендә Нефть базасы бистәсендәге бер хуҗалыктагы сарайга кереп, кәҗә һәм кәҗә бәрәне урлаган. Хуҗага 23750 мең сумлык матди зыян килгән.

Суд утырышында хөкем ителүче үз гаебен тулысынча танып, кырын эше өчен үкенүен белдергән. Хуҗаларга килгән зыянны тулысынча каплаган.

«Зәй шәһәр суды карары белән гаепләнүчегә 2 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде. РФ Җинаять кодексының 73нче маддәсе нигезендә җәза шартлы рәвештә 3 елга билгеләнде», — дип хәбәр итәләр шәһәр прокуратурасыннан.

Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев