Зәйдә Изге Макарий хөрмәтенә төзелүче храм нигезенә капсула салынды
7 октябрьдә шәһәр-районыбызның православие динендәгеләре өчен күптән көтелгән зур вакыйга булды: 35нче бистәдә төзелүче Изге Макарий Московский хөрмәтенә салынучы храм нигезенә архиерей грамотасы белән капсула салынды.
Тантаналы чарада Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий, район дин әһелләре, шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, зәйлеләр катнашты.
Капсуланы владыка Мефодий изгеләндерде. Аңа Әлмәт епархиясе секретаре протоиерей Иоанн Антипов, Зәй округы благочинные, иерей Вячеслав Федоров, Зәй округы благочинные ярдәмчесе һәм булачак храм настоятеле Александр Расторгуев, Зәй руханилары ярдәм итте. Владыка чарага җыелучыларны яңа храмның нигез капсуласын изгеләндерү белән котлады.
-Без уртак көч, тырышлык белән зур игелекле эш башкарабыз. Теләсә нинди изге эш Ходайның фатихасыннан башлана. Бүген без Ходайдан әлеге храмны төзүдә ярдәм итүен сорадык. Изге Макарий күп кенә төбәкләрдә, шул исәптән Казанда да мәгърифәтче була. XIX йөзнең 60нчы елларында ул Казанга килә һәм миссионерлык эше белән шөгыльләнә. Һәм сез, кадерле зәйлеләр, аның хезмәтләрен, батырлыгын, миссионерлык хезмәтен онытмагыз. Һәм бу сезнең нәкъ менә аның хөрмәтенә храм салырга теләвегез куанычлы. Бу эштә район башлыгы Разиф Галиевич Кәримовның да булышлыгы зур, — диде владыка Мефодий чыгышында.
Тантанага җыелучылар алдында ул капсулага салыначак грамотаны яңгыратты. Шуннан соң грамота салынган капсула чиркәү нигезенә салынды.
Әлеге истәлекле вакыйга белән район башлыгы исеменнән шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина котлады.
-Бүген тарихи вакыйга — булачак чиркәүгә нигез ташы салынды. Мин барыгызга да рух ныклыгы, сәламәтлек, иминлек телим, — диде ул.
Владыка храм нигезенә капсула салынуның Изге Макарийның туган көне алдыннан булуында аерым мәгънә бар дип белдерде.
-Бүгенге заманның авырлыкларына карамастан, без храмны төзеп чыгарбыз. Һәм Валентин Атласов әйткәнчә, ул безнең сугышчыларның махсус хәрби операциядә җиңү байрагы булачак. Бүген илебезгә зур сынаулар аша узарга туры килә һәм без Ходайдан сынау көннәрен кыскартуын сорыйбыз. Ләкин моның өчен һәрберебезгә дә тырышырга кирәк, һәркем кулыннан килгәнчә безнең фронтка ярдәм итсен. Кемдер матди ярдәм белән, ә кемдер дога белән. Бүген Россия Президенты Владимир Путинның туган көне. Аңа шушы зур сынауларны җиңеп чыгага Ходай сәламәтлек, көч бирсен, — диде владыка.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев