Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә изге айда балалар рәсем ясый

Зәй районы мөхтәсибәте Рамазан ае уңаеннан балалар арасында рәсем бәйгесе игълан итте. Ул изге айны зурлап, аны балалар күңеленә кертү, изге гамәлләр кылып үсәргә өндәү максатын күз уңында тота.

«Рәсемнәр бәйгесен без дини темага игълан иттек. Балаларның рәсем ясарга яратуларын истә тотып, аларга дин, әхлак темасын әнә шулай сеңдерү алымын кулланырга булдык. Соңыннан иң яхшы эшләрне бәяләп бүләкләү дә оештырачакбыз», — ди имам-мөхтәсиб ярдәмчесе Илдар хәзрәт Әхмәтҗанов.

Рәсемнәрне 21мартка кадәр Т. Ялчыгол урамы 16 йорт адресы буенча урнашкан үзәк мәчеткә китерү сорала. Рәсемнәр 7 яшькәчә булганнар арасында, 7-10 яшьлекләр, 10-14 яшьлекләр арасында бәяләнәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев