Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә юлларны кардан чистарту эше дәвам итә

Соңгы көннәрдә кар күп ява. Бу үз чиратында юлчыларга зур мәшәкатьләр тудыра.

Зәйдә юлларны кардан чистарту эше тәүлек әйләнәсе дәвам итә. «Благострой» ҖЧШ хезмәткәрләре бу көннәрдә шәһәрне кардан чистарту белән мәшгуль.

— Бу эшкә безнең беренче көннәрдә 9 берәмлек техника чыкты. Эш тәүлек әйләнәсе алып барыла. Күп көчне төнлә техника аз вакытта эшләүгә куябыз. Шәһәрдә дә, бистәләрдә дә бу эш бара. Тротуарлар, юллар, социаль объектлар, мәктәп, балалар бакчалары беренче чиратта интенсив төстә кардан чистартыла. Бозлавык барлыкка килүне кисәтү өчен юлларны махсус реагентлар белән эшкәртәбез. Кичә без кар чыгару эшенә керештек. Бүгенге көнгә шәһәрдән «КамАЗ» машиналары белән 60 рейс кар чыгарылды, — ди «Благострой» ҖЧШ җитәкчесе Максим Сабанов.

“Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы район юлларын кардан чистарта. Әлеге филиал районда 418 километр юлны карап тота. 

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, юл буенда тезелеп торган машиналар кардан территорияләрне чистартырга комачаулый. Шуңа күрә машина йөртүчеләрдән машиналарын, бигрәк тә төнгелеккә юл буенда калдырмауларын сорыйлар.

Фотолар «Благострой» ширкәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев