Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә юлларны карап тоту өчен җаваплы оешмалар кышкы чорга әзер

Бүген Зәйдә кышкы чорда юлларны чистарту техникасының әзерлеген кабул иттеләр. Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә эшче төркем “Благострой” ширкәтендә һәм “Татнефтедор” җәмгыятенең Зәй автомобиль юллары филиалында булды.

“Зәебезнең чиста, төзек булуын халык та, районга килгән кунаклар да күрә, уңай бәяли. Республикабыз җитәкчелеге тарафыннан юл эшләре оешмаларына булышлык итү уңаеннан игътибар зур. Шуңа да бу кышкы чорда да сынатмыйча хезмәт куюыгызны сорыйм”, - диде Разиф Галиевич ике оешмада да хезмәткәрләр белән шәхсән аралашып. 

“Благострой” оешмасында кышкы чорга инде тиешле техника әзерлек сызыгына куелган, хезмәткәрләр үзләре алдына куелган бурычны яхшы аңлыйлар.

- Безнең оешмада бүгенге көндә шәһәр урамнарын кардан чистартырга, бозлы юлны тәртипкә китерергә тәгаенланган 20 берәмлек техника төзекләндерелеп, эшкә әзерләнгән. Оешмабызда барлыгы 32 хезмәткәр эшли, кышкы чорга өстәмә ярдәм өчен тагын 3 кеше белән хезмәт килешүе төзү алып барыла. Без карлы-буранлы кышка әзер. Бозлы тротуарлар, юлларда куркынычсыз йөрүне тәэмин итү өчен җитәрлек күләмдә ком, тозлы катнашмалар башка реагентлар складларга кайтартылган, - ди “Благострой” ҖЧШ директоры Максим Сабанов.

Зәй автомобиль юллары идарәсе коллективы да үз алларында торган бурычны яхшы аңлый. 

-Безнең филиалда 55 берәмлек техника бар, алар барысы да кышын юлларны чистартырга, күп кар яуган очракта карны тиешле урынга төяп ташырга әзерләр. Шулардан 10 машина юл эшләре өчен   тулы комбинацияләнгән, 4 автогрейдер, экскаватор, 3 төягеч, 3 К-700 тракторы, 3 кече габаритлы МТЗ тракторларыбыз бар. Ком, тозлы катнашмалар кыш дәвамына җитәрлек күләмдә әзерләнгән, кыскасы, кышкы сынау чорына без йөз процент дәрәҗәсендә әзер,  -ди предприятиенең баш инженеры Алексей Спиридонов.

Әле предприятиегә кышкы чор өчен тагын яңа комбинацияләнгән техника кайтырга тиеш, бу көннәрдә генә юлларны карап йөрү өчен яңа Ларгус машинасы кайтартылган. Автомобиль юллары идарәсе карамагында кышкы чорда карап тоту өчен  418 километр юл исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев