Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә юллардагы хәлнең торышы киңәшмәдә каралды

Бүген Зәйдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тэмин итү буенча башкарма комитет каршында эшләүче комиссиянең чираттагы утырышында агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча юллардагы хәлләрнең торышы каралды.

Башкарма комитет җитәкчесе, комиссия рәисе Эмиль Галеев белдерүенчә, юлларда һәлакәтләрне булдырмау максатында төп эшчәнлекләрнең берсе юл катламы төзеклеген тәэмин итү.

— Юлларның төзек булуы юл һәлакәтләре килеп чыгуны профилактикалауның мөһим бер аспекты, шуны күздә тотып Зәй районында юл төзекләндерүгә 97 млн. сум акча бүленде. Моннан тыш, юл кагыйдәләрен искәртүгә багышланган профилактик чаралар да еш үткәрелә, — диде ул.

Район ЮХИДИ башлыгы Рамил Гарифуллин билгеләп үткәнчә, быел район юлларында 297 юл һәлакәте теркәлгән, шуларның 25ендә 3 кеше үлгән, 28 кеше яраланган.

«Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда һәлакәтләр саны да, үлүчеләр, яраланучылар да азрак, әмма бу тынычланырга мөмкин дигән сүз түгел. Без һәлакәтләрне булдырмауга каршы бердәм эшләргә тиеш», — дип ассыклады баш инспектор.

Киңәшмәдә сүз нигездә балаларның юлларда зыян күрү очракларына багышланды. Бу елның тугыз аенда юл аварияләрендә 5 бала зыян күргән, аларның 3се җәяүлеләр. Узган елга карый һәлакәтләрдә имгәнүче балалар саны кимрәк булса да, район башлыгы Разиф Кәримов, мәктәпләрдә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә юл кагыйдәләрен өйрәнү, юл куркынычсызлыгын кисәтүче чараларны системалы төстә алып бару кирәклегенә басым ясады.

— Без өлкәннәр мөмкин кадәр балаларны һәлакәтләрдән сакларга тиеш, моның өчен бар мөмкинлекләрне дә файдаланырга кирәк, — диде ул.

Фикер алышуларда кышкы чорда юллар чистарту, мәктәп укучыларын автобуста йөртү, авыл җирлекләрендә юлларны төзекләндерү мәсьәләләре дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев