Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә юллар бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртелә

Кыш якынлаша – бу көннәрдә кар яуды һәм юллар боз белән капланды. Районның юл хезмәтләре кышны нинди әзерлек белән каршы ала?

Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре юлларны кышкы чорда тиешле дәрәҗәдә тоту һәм кышкы юлларда автотранспорт хәрәкәт итүгә өзеклекләр тудырмау максатыннан тиешле чараларны күрәләр.

«Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы 418 километр автомобиль юлына хезмәт күрсәтә.

— Нинди генә һава торышы булуга да карамастан, юллар һәрчак ачык булырга тиеш. Идарә буенча инженер-техник хезмәткәрләр, комбиналаштырылган-юл машиналары һәм погрузчик йөртүчеләр тәүлек әйләнә дежурда тора һәм алар район юлларын контрольдә тота. Бозлавык барлыкка килүне кисәтү өчен юллар бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртелә, — ди филиал башлыгы Фидаил Хәернасов.

Кышкы чорда юлларны карап тоту өчен бозлавыкка каршы материаллар — 7000 тонна ком-тоз катнашмасы, 2000 тонна техник тоз әзерләнгән. Шулай ук юллардагы чокырларны оператив төстә ремонтлау өчен 100 тонна салкын асфальт булдырылган. Кар сала торган участокларда «Бозлавык юл» билгеләре урнаштырылган.

«Благострой» ҖЧШ бу көннәрдә шәһәр урамнарындагы юллардагы бозлавыкка каршы көрәшә. Оешма эшчеләре юллар, тротуарларга ком катнашмасы сиптерү белән мәшгуль.

Фото редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев