Зәйдә юллар бозлавыкка каршы эшкәртелә
Кышкы чорга моның өчен 200 тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнгән.
Быелгы кыш карлы булмаса да, юлларда һәм тротуарларда боз хасил булсын өчен һава температурасы бик тә туры килә. Юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмас өчен «Благострой» ҖЧШ юлларны ком-тоз катнашмасы белән бозлавыкка каршы эшкәртә. Шәһәр урамнарына инде берничә тапкыр бозлавыкка каршы ком-тоз катнашмасы сибелгән.
«Юлларда беренче чиратта бозлавыкка каршы чаралар күрелә. Бу максатта барлыгы 200 тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнде», — ди «Благострой» ҖЧШ җитәкчесе Максим Сабанов.
Фотолар "Благострой" дан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев