Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә юлчылар чокырларны ямау эшенә кереште

“Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы юллардагы чокырларны ямауга кереште.

Озакка сузылган карлы кыштан соң  юлларга зыян килеп, чокыр-чакырлар пәйда булды. Юл төзекләндерүчеләрнең дә кызу эш чоры башланды.

Бүген юлчылар Зәй - Әлмәт трассасының Сәвәләй, Кара-Елга авыллары, Зәй – Чаллы трассасының Дмитрово авылынан ягулык салу станциясе янындагы юлларны төзекләндерү белән мәшгуль. 

“Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы башлыгы Фидаил Хәернасов әйтүенчә, чокырлы урыннарны тигезләү өчен салкын асфальт кулланыла, юлларда ике бригада эшли. 

-Машина йөртүчеләр юл ямау белән шөгыльләнүче юлчылар яныннан саграк узып китсен иде. Кайберәүләр тизлекне дә киметмичә чабалар. Иминлекне тәэмин итү беренче урында бит, - ди Фидаил Рурикович. 
Юллардагы асфальтны салкын алым белән ямау өчен 10 тонналап чамасы асфальт кулланылган. Бүгеннән оешманың мини асфальт заводын эшкә җиккәннәр.

Фотолар предприятиедән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев