Зәйдә юлчылар бозлавыкка каршы көрәшә
Һава торышының кискен үзгәреп китүе юлларда куркыныч ситуация тудырды.
Юллар, җәяүлеләр сукмаклары боз белән капланды.
«Благострой» оешмасы бу көннәрдә шәһәр урамнарында кар чыгара һәм бозлавыкка каршы көрәш алып бара. Кар күп яуган көннәрдә юлчылар төнге сменада да шәһәр урамнарын кардан чистарталар.
Моннан берничә көн элек явым-төшем туктады, көннәр җылытты һәм юлларда «ботка» хасил булды, ә суытып җибәргәч урам юлларында боз капламы барлыкка килде. Җәяүлеләр иминлеген кайгыртып юлчылар тротуарларга ком сибә. Бу чаралар шактый нәтиҗәле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев