Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә юл иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Көн тәртибенә биш мәсьәлә куелды

2023 елның ике ае йомгаклары буенча Зәй районында юллардагы һәм аварияләрдәге вәзгыять турында район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин сөйләде.

-2023 елның 2 ае йомгаклары буенча Зәй районы территориясендә 67 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 3 е зыян күргән, 2 кеше һәлак булган һәм 1 кеше җәрәхәтләнгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны 3 фактка кимегән, зыян күрүчеләр булган юл-транспорт һәлакәтләре саны 4 кә кимегән, һәлак булучылар саны 1 гә арткан, юлларда яраланучылар саны 11 кешегә кимегән. "2019-2030 елларда куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" милли проекты күрсәткече юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр саны буенча артык күтәрелмәгән. Исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткән йөртүчеләр гаебе белән 2 ай эчендә юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән. Шушы чорда исереклек билгеләре булган транспорт чаралары белән идарә итүнең 23 факты ачыкланган, узган ел ул 23 булган. 2 ай эчендә 1 кеше һәлак булган һәм 1 кеше зыян күргән, җәяүлеләрне 2 тапкыр бәрдергәннәр. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләренең саны 1 фактка кимегән, һәлак булганнарның саны 1 гә арткан, юлларда яраланучыларның саны 2 гә кимегән. Аварияләргә юлларның канәгатьләнерлек булмаган техник халәте йогынты ясый. Юридик затларга юлларның эксплуатация торышы кимчелекләрен бетерүгә 3 кисәтү бирелде. Юлларны ремонтлаганда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү таләпләрен бозган өчен 2 җаваплы зат кисәтелде. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл торышын тикшерү эшен дәвам итәләр. Яр Чаллы - Зәй, Зәй - Сухрау, Зәй - Сарман, Зәй - Бохарай юлларында ГОСТка туры килми торган җитешсезлекләр бар. Зәй районында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда барлык күрсәткечләр буенча юл-транспорт һәлакәтләре саны 3 очракка, яраланучылар саны 3кә кимү күзәтелә. Дәүләт автоинспекциясе муниципаль хезмәткәрләр һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре белән берлектә, балалар юл-транспорт травматизмын кисәтүне профилактикалауга юнәлтелгән чаралар үткәрә. 2 ай эчендә шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә балалар юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлтелгән 15 чара һәм 21 әңгәмә үткәрелде, - ди Рамил Гарифуллин.

Зәй шәһәрен төзекләндерү эшләре, 2023 елның гыйнвар-февраль айларында чокырлы юллар ремонты турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Петр Тимаськов чыгыш ясады.

- Юл-транспорт һәлакәтен киметү максатыннан планлы эш алып барыла. Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия карарларын үтәү йөзеннән шәһәр буенча 4 юл билгесе куелды, Нариманов урамында баннер урнаштырылды. 2023 елның 9 мартыннан аварияләрне киметү өчен шәһәрдә "БлагоСтрой" ширкәте Җиңү проспекты (Тарышкин тукталышы), Нефтьчеләр проспекты, Комсомол, Октябрьская, Тавлин урамнарына өлешчә ремонт башкарды, - диде ул.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев җәяүлеләр йөри торган юлларны сары һәм ак буяу белән ясауны 1 майга төгәлләү бурычын куйды.

Районда юлларны карап тоту эшләре барышы турында “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы башлыгы Фидаил Хәернасов сөйләде.

-Һава торышы үзгәрүгә чокырлар барлыкка килә. Әлеге чокырлы юлларны салкын асфальт белән ремонтларга керештек. Барлыгы салкын асфальт-бетон белән 315,63 квадрат метр чокырлы юллар төзәтелдеҺава. Эшне кыска вакыт эчендә башкарырга тырышабыз, - диде ул.

Фидаил Хәернасов әйтүенчә, чокырлы урыннарны тигезләүдә ике бригада эшли.

Язгы каникуллар чорында мәгариф учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау чаралары планы белән мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гүзәл Шәрәфиева таныштырды.

-Бүгеннән үк мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары уза. Язгы каникуллар вакытында 25 марттан 1 апрельгә кадәр 7нче мәктәптә 200 бала өчен мәктәп яны лагере эшләячәк. Мәгариф идарәсе боерыгы нигезендә анда 1 яшь хәрәкәт инспекторлары отряды һәм 1 хәрби-патриотик юнәлеш отряды оештырылачак. Хәрәкәт инспекторлары балалар һәм яшүсмерләр арасында юл-транспорт бозуларын профилактикалау эшен камилләштерү буенча актив эшчәнлек алып барачак. Хәзерге вакытта районның 23 мәктәбеннән 41 яшь хәрәкәт инспекторлары отрядына 403 бала, 18 балалар бакчасыннан 270 бала җәлеп ителгән. Язгы каникул вакытында балалар өчен төрле чаралар планы төзелде. Алар арасында танып белү викториналары, конкурслар, күңелле спорт эстафеталары, кинотеатрга бергәләп бару бар, - дип сөйләде Гүзәл Шәрәфиева.

Авыл җирлекләрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау буенча Бигеш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Вәлиев сөйләде.

-Халык кабул итү вакытында даими әңгәмәләр, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә укучылар өчен юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында түгәрәк өстәл артында тематик чаралар һәм әңгәмәләр уздырыла. Бигеш авыл җирлеге территориясендәге юлларда, мәктәп, урам чатларында, тимер юл аша чыгу юллары янында юл билгеләре бар. Аларны гел яңартып торабыз, - ди Илгиз Вәлиев.

Утырышка район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев йомгак ясап, бурычлар куйды.

Айгөл Яруллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев