Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә юл иминлеген пропагандалау бәйгесе җиңүчеләре тәбрикләнде

Бүген Зәйнең Дәүләт автоинспекциясе бүлегендә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча район массакүләм мәгълүмат чаралары арасындагы бәйгегә йомгак ясалды.

Әлеге бәйге район күләмендә инде 17нче тапкыр оештырыла.

— Без бергәләп район юлларының иминлеге өчен тырышлык куябыз. Һәлакәтләрне булдырмый калу өчен даими төстә массакүләм мәгълүмат чараларында кагыйдәләрне искәртеп тору бик мөһим. Бу уңайдан Зәй журналистлары актив эшчәнлек алып баралар. Алга таба да имин юллар өчен бер максатта эшләргә чакырам, — диде «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов. 

Алар инспектор Федор Алексеев белән бергәләп «Зәй-информ» оешмасы хезмәткәрләре Роза Илалтдинова, Айгөл Яруллина, Александр Тимофеев, Энҗе Әгъләмова, Клара Ермолаева, Эльмира Шабрина, Адилә Борһанова, Юлия Казамаровага җиңүче дипломнары, бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев