Зәйдә юл буенда калдырылган машиналар кар чистарту техникасына комачаулый
Зәй юл оешмасы шәһәр урамнарыннан кар чыгару эшен көчәйтте.
«Бүген иртәнге сәгать 1дә Зәйдә үзәк урамнар буйлап юл техникасы юлларның йөрү өлешен генә чистартып калмыйча, бордюрлардан бозны да арындырды. Әмма төнгә юл буенда калдырылган машиналар коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә юлны кардан чистартырга комачаулый. Бу очракта юл чистартучы техника мондый урыннарны әйләнеп уза. Автомобиль хуҗаларыннан машиналарын юлның йөрү өлешендә калдырмауларын сорыйбыз, моның өчен башка урыннар да бар», — ди «Благострой» оешмасы җитәкчесе Максим Сабанов.
Гомумән алганда, узган атнаның һәр көнендә оешма планлы рәвештә шәһәр юлларыннан карны чистартты һәм чыгарды. Юлчылар халыкка уңайлы булсын өчен бу эшне төнлә башкаралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев