Зәйдә җитәкчеләр, депутатлар подписка бүләк итте
2024 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга яздыру кампаниясе дәвам итә.
Интернет сайтлар популярлаша барса да, кәгазь кыштырдавын, яңа басылган газета исен өстенрәк күреп, басма матбугатка язылучылар саны кимеми. Менә инде күп еллар дәвамында «Подписка бүләк ит» акциясе матур традициягә әверелде. Бүген район хакимиятендә узган чираттагы акциядә җитәкчеләр, депутатлар, идарә-бүлек, авыл җирлекләре башлыклары мохтаҗ гаиләләрне, инвалидларны, туганнарын, якыннарын район газеталары «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай»га яздырдылар.
Район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев һәр яртыеллыкта мохтаҗ гаиләләрне, өлкән яшьтәгеләрне, инвалидларны газетага яздыруда ярдәм кулы суза. Бу юлы да алар бу изге эштән читтә калмады, уллары, ирләре махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләрне дә район газеталарына яздырдылар.
— Район газеталары зәйлеләрне оператив төстә тормышта булган күптөрле яңалыклар, кызыклы очрашулар, район-шәһәр тормышындагы әһәмиятле вакыйгалар белән таныштырып тора. Зәйлеләргә дөрес, тулы, төгәл мәгълүмат җиткерүдә район газеталарының роле зур. Хезмәт кешесе турыда язмаларны аеруча актуаль дип саныйм. Нинди генә тормышта яшәсәк тә, хезмәт — тормышның асылы төбе. Газеталарны яратып укыйбыз, — диде Разиф Кәримов, «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» газеталарын хәйриячелек максатында яздырып.
ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров, электр челтәрләре предприятиесе җитәкчесе Олег Лукин, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фоат Исламов, политехник колледж директоры Сергей Максимов, район башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы Марат Хәбибуллин, җир эшләре бюросы җитәкчесе Расил Әгъләмов, Югары Пәнәче, Поповка, Якты Күл авыл җирлекләре башлыклары Мөнир Туктаров, Ислам Әмирханов, Зиннур Мохтәров, музыка мәктәбе директоры Дина Коронова, спорт идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Халикова, шикәр заводы белгечләре Рөстәм Кәлимуллин һәм Александр Рыбаков, депутатлар Расих Шиһабетдинов, Алексей Дидык, Ольга Дубровина да һәрвакыттагыча та бу изге эштән читтә калмадылар.
Бу игелекле затларыбыз яздырган газетаны әлеге кешеләр бик сөенеп алалар. Аларны газетага яздыручыларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләрен җиткерәләр.
«Подписка бүләк ит!» акциясе дәвам итә. Газетага редакциянең үзендә, почта бүлекләре аша, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә дә язылырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев