Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә җирле журналистлар берлеге сафы арта

Бүген “Зәй-информ” оешмасында күңелле вакыйга булды.

ТР Журналистлар берлеге җирле бүлеге җитәкчесе Гөлнара Феофанова “Новости Заинска” сайты веб-редакторы Юлия Казамаровага берлек әгъзасы таныклыгын тантаналы төстә тапшырды. 

Юлия Казамарова Зәй телевидениесында озак еллар видеооператор булып эшләде, бу көннәрдә ул “Зәй-информ” җитәкчесе Александр Исаков тарафыннан яңалыклар сайты веб-редакторы итеп билгеләнде. Юлия хәзер журналистлык эшчәнлегенә кереште. Шул сәбәпле, ул ТР Журналистлар берлегенә кабул ителде. 

“Яңа вазифада сиңа уңышлар телибез. Иҗади мөмкинлекләреңне сынап карау, замана дулкынына ияреп эшләү бик мөһим. Алга таба яңа хезмәт үрләренә ирешүеңне телим”, - диде аңа таныклыкны тапшырып Гөлнара Феофанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев