Зәйдә җирле үзидарә хезмәткәрләре хөрмәтләнде
21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарә хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән 2013 елдан гамәлдә.
Бүген шул уңайдан Зәйнең музыка мәктәбендә районыбызның җирле үзидарә хезмәткәрләрен чакырып хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада район башлыгы Разиф Кәримов үз эшенә җаваплы караучы, нәтиҗәле хезмәт куючыларга рәхмәт белдерде, алга таба да кулга-кул тотынып эшләргә чакырды. Бәйрәм чарасы музыка мәктәбе укучылары, укытучылары, район сәнгать әһелләре чыгышлары белән аралашып барды. Бертөркем хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хаты белән, үзидарә эшчәнлегендә намуслы хезмәтләре өчен Бигеш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Вәлиев, Яңа Спасс авыл җирлеге башлыгы Наталья Танчук, Сармашбаш авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәсхетдинов тәбрикләнделәр.
Республика Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә район Советының оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Регина Ваһапова, бюджет-финанс палатасы башлыгы урынбасары Людмила Зайцева, баш белгеч Лилия Наймушина лаек булдылар.
«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе Мактау грамотасын Урсай авыл җирлеге башлыгы Наилә Гатина, ЗАГС бүлеге белгече Гөлнур Гыйзәтуллина, район башкарма комитеты белгече Наталья Портнова, Чыбыклы авыл җирлеге хисапчысы Ирина Симашова, Югары Шепкә авыл җирлеге хисапчысы Зөлфия Хәсәнова алдылар. Ассоциациянең Рәхмәт хатларына район башкарма комитетының муниципаль заказ бүлеге белгече Анастасия Васильева, Кадер авыл җирлеге хисапчысы Кадерия Габдрахманова, Иске Маврин авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Горбунова, Яңа Спасс авыл җирлеге хисапчысы Гөлнур Денисова, Дүрт- Мунча авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлфия Исрафилова, Баграж авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Камалова, Ал. Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Сергей Кузнецов, район башкарма комитеты белгече Алия Ризванова, Поручик авыл җирлеге башлыгы Ильмира Хаджаева, район Советы гомуми бүлек башлыгы Светлана Чулакова ия булдылар.
ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Мактау грамоталары белән районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары Гөлназ Оборина, бүлек башлыгы Татьяна Кузнецова бүләкләнделәр.
ТР Финанс министрлыгы Мактау грамотасы бюджет-финанс палатасы бүлек мөдире Ләйсән Терещенкога бирелде.
Махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар йөк озата баруда билгеле өлеш керткән, район Советы машина йөртүчесе Рөстәм Латыйповка «Махсус хәрби операциягә булышлык өчен» медале тапшырылды.
Шулай ук бертөркем хезмәткәрләр район башлыгы Мактау грамотасын, Рәхмәт хатын, район башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәт хатларын алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев