Зәйдә йөзү спорты белән мавыгучы балалар беренчелек өчен ярышты
13 майда Зәйдә спорт мәктәбе беренчелегенә йөзү ярышлары үтте.
Ул Ватан Геройлары Г. Ларионов, Н. Майков, А. Васильев истәлекләренә оештырылды. Ярышларда йөзү белән мавыгучы 140ка якын бала катнашты. Анда яшенә, дистанциягә карап җиңүчеләр, призлы урыннар алучылар ачыкланды, аларга дипломнар тапшырылды. Әлеге балалар тренерлар Р. Галимова һәм А. Стерехов кул астында шөгыльләнәләр.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев