Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә йөкле хатын-кызлар көне үткәрелде

7 октябрьдә Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген Зәй район үзәк дәваханәсендә йөкле хатыннар катнашында чара узды.

Россиядә яңа бәйрәм барлыкка килде: ул — Йөкле хатыннар көне. Аны елына ике мәртәбә — 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә билгеләп үтәчәкләр. Чөнки йөклелек 9 ай дәвам итә, көмәнле хатын-кызлар бу бәйрәмне әлеге ике датаның берсендә билгеләп үтә алачак.

Яңа бәйрәмнең максаты — җәмгыятьтә ана һәм балаларга сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру хисабына балалар туу санын арттыруга ярдәм итү.
Бу көнне бала көтүче әниләргә аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү мөһим.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев катнашып, булачак әниләр каршында чыгыш ясады.

— Бу — бик үзенчәлекле, җылы бәйрәм. Ана булу — бик җаваплы. Дәүләт тарафыннан «Демография» илкүләм проекты кысаларында булачак әниләргә, гаиләләргә ярдәм итү буенча зур башкарыла. Ана — нинди бөек исем! Сезгә йөклелелек чорын яхшы кичереп, исән-сау балалар табуыгызны, аларны лаеклы ул-кызлар итеп үстерүегезне телим, — диде Эмиль Эдуардович.

Чарада югары һөнәри осталыгы, намуслы фидакарь хезмәте, йөкле хатын-кызларга ягымлы мөнәсәбәте һәм балалар гомерен саклауга зур өлеш керткән өчен район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов, акушерлык бүлеге мөдире, табиб-гинеколог Виталий Егоров, акушер-гинеколог Ирина Исаева Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

— Нәселне дәвам итү ул — хатын-кызның җир йөзендәге яшәешенең асылы да, үтә дә җаваплы олы бурычы да. Бала тудыру — һәр хатын-кыз тормышында гомергә истә кала торган иң зур, иң әһәмиятле вакыйгадыр. Бу бәйрәм — сезгә карата хөрмәт күрсәтү көне дә. Үзегез дә, балаларыгыз да сәламәт, имин булыгыз, — диде Айдар Фатыйхов, булачак әниләргә мөрәҗәгать итеп.

Йөкле хатын-кыз — милләтнең өмете, бу — безнең киләчәгебез. Хәзерге вакытта ана булуга, тууга, җәмгыятьтә традицион кыйммәтләрне яклауга үз көчләреңне юнәлтү бик мөһим. Һәрбер йөклелек бала туу белән тәмамланырга тиеш. Чарада катнашкан Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсе мәчетендә имам вазифасын башкаручы Фәнил хәзрәт Әхмәтҗанов, Зәй төбәге благочинные, иерей Вячеслав атакай Федоров чыгышларында шушы фикерне җиткерделәр.

Булачак әниләр медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча белгечләрдән консультацияләр алды, шулай ук концерт карап ләззәтләнде.

— Икенче баламны көтәм, олысы малай иде, бу юлы кызыбыз туачак. Бүген үзем өчен бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдым. Әлеге чарада катнашуыма шатмын, — диде булачак әниләрнең берсе Альбина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев