Зәйдә инженерлык юнәлеше буенча һөнәр үзләштерергә теләүче яшьләрне мәктәптән үк әзерлиләр
Зәй политехник колледжында мәктәп укучылары арасында инженерлык буенча белем үзләштерүгә юнәлтелгән профориентация чарасы үтте.
Анда шәһәр мәктәпләренең X сыйныф укучылары өчен оештырылган «Яшь профессионаллар» энергетика профиле программасы буенча укучылар практик дәресләрдә белемнәрен ныгытты. Гамәли дәресләр Казан Дәүләт энергетика университеты һәм ГРЭС предприятиесе вәкилләре катнашында үткәрелде.
Соңыннан югары сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, колледж студентлары өчен гомум җыелыш үткәрелде. Чарада төбәкнең әйдәп баручы югары уку йортлары вәкилләре: КДЭУ, НГПУ һәм КФУ филиалы белгечләре булды.
Җыелышта 2024-2025 уку елының югары белем йортларына кабул итү кампаниясе актуаль мәсьәләләре каралды. Ата — аналар һәм студентлар абитуриентларга карата таләпләр, югары уку йортларына керү шартлары һәм уку перспективалары турында тулырак мәгълүмат алдылар. Шулай ук максатчан укыту программаларына аерым игътибар бирелде. Ул студентларга партнер предприятиеләр хисабына белем алырга һәм алга таба эшкә урнашырга мөмкинлек бирәчәк.
Бу чара 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының «Уңыш» профиль алды әзерлеге һәм профильле укыту системасын үстерү концепциясен һәм «Энергокласс» проектын гамәлгә ашыруда мөһим адым. Әйдәп баручы югары уку йортлары һәм энергетика тармагы предприятиеләренең хезмәттәшлеге чын профессионаллар әзерләүгә ярдәм итә.
фотолар политехник колледждан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев