Зәйдә инвалидлар ункөнлеге уңаеннан ведомствоара чара узды
5 декабрьдә Зәйдә инвалидлар декадасы кысаларында «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучы инвалид балалар өчен уен программасы оештырылды.
Чара боз сараенда физик культура, спорт һәм туризм идарәсе белән үзара хезмәттәшлектә узды.
Жанна Коронованың «Koronova_event» хәйрияче-аниматорлар төркеме мавыктыргыч уен программасын әзерләгән иде. Яраткан музыкаль композицияләре астында балалар бию, җыр һәм уеннарда актив катнаштылар. Аларның берсе дә игътибарсыз калмады.
Уен программасы тәмамланганнан соң барлык катнашучыларны уңайлы залда әзерләнгән мул табынлы өстәл көтә иде. Тудырылган җылы атмосферада ата-аналар һәм балалар бер-берсе белән аралашып, тәэсирләре белән уртаклаша алдылар.
Гүзәл Хисбатуллина быел да балаларны үзе әзерләгән тәмле торт белән сыйлады.
Бәйрәмнең чираттагы этабы тимераякта шуу иде. Күп кенә балалар өчен мондый активлык катлаулы бурыч булып тора, әмма Зәй политехника көллияте волонтерлары һәм «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар һәр балага бозда үзен ышанычлы хис итәргә ярдәм иттеләр. Социаль хезмәтләр алучылар арасыннан тугыз бала - «Яшьлек» махсус хоккей командасы уенчылары, алар бозда шуу күнекмәләренә ия, бу аларга дусларын яңа алымнарга өйрәтергә мөмкинлек бирде.
“Мондый форматтагы чаралар инвалид балаларның социаль адаптациясендә һәм интеграциясендә мөһим роль уйный. Алар хәрәкәт сәләтен үстерүгә, коммуникатив күнекмәләрне яхшыртуга һәм уңай эмоциональ атмосфера тудыруга ярдәм итә”, - ди социаль белгечләр.
Фотолар “Радость” үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев