Зәйдә инвалидлар һәм аларның туганнары өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә
Ел саен инвалидлар декадасы кысаларында Зәйнең «Радость» үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар — инвалидлар һәм аларның туганнары өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә.
Ел саен инвалидлар декадасы кысаларында Зәйнең «Радость» үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар — инвалидлар һәм аларның туганнары өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә.
«Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләре инвалидлык мәсьәләләре буенча сорауларны алдан ук ачыклый. Аларның күпчелеге реабилитациянең техник чараларын алуда үзгәрешләргә кагыла», — ди социаль белгечләр.
Үзәкнең юрисконсульты барлык әзерләнгән сорауларга җаваплар әзерләп, алар өчен бушлай юридик консультация үткәрде. Очрашулар социаль хезмәтләр алучыларның өендә һәм инвалидларның туганнары өчен комплекслы үзәктә уздырылды.
Фото социаль үзәктән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев