Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә «Җиңү көненә кадәр — 79 километр» акциясе уза

Акциядә катнашучылар Җиңү көненә кадәр 79 километр йөгерергә тиеш.

17 апрельдә кичке сәгать 6да «Энергия» стадионында «Җиңү көненә кадәр — 79 километр» спорт-патриотик акциясе старт алачак.
Акцияне Зәй муниципаль районының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе оештыра.

«Бөек Җиңүгә — 79 ел! Яшь буыннар җиңүнең нинди бәягә яуланганын белсен. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Гаилә елы буларак, гаилә белән катнашучылар күп булыр дип өметләнәбез», — ди акцияне оештыручылар.

Акциянең максаты — Ватанны саклаучылар, Россиянең хәрби данын мәңгеләштерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, муниципаль районда җиңел атлетиканы тагын да популярлаштыру.

Акциядә катнашучылар Җиңү көненә кадәр 79 километр йөгерергә тиеш. Ярышларның маршрутын һәм вакытын катнашучылар үзләре сайлыйлар, ә дистанцияләрне стартта алынган сертификатта теркәп баралар. Акциянең финалы 8 майда «Энергия» стадионында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев