Зәйдә иң-иң укучыларга һәм педагогларга “Талантлы укучы, талантлы укытучы” гранты тапшырылды
Зәйдә бүген - Халыкара балаларны яклау көнендә “Талантлы укучы, талантлы укытучы” район башлыгы Грантын алучы мәктәп укучыларын тәбрикләү тантанасы булды. Элеккеге район башлыгы Ринат Фәрдиев исемендәге төп премиягә бу юлы физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры булган Руслана Алава лаек булды. Ә гомумән район башлыгы гранты 52 укучыга тапшырылды.
Әлеге балалар барысы да 2023-2024нче уку елы сезонында Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау һәм республика төбәк этабында призерлар булган укучылар. Бу күркәм традиция инде Зәйдә дистә елдан артык дәвам итеп, укучыларны зур уңышларга ирешү стимулы бирү чарасы булып тора. Укучылар белән бергә аларга белем бирүче педагоглар һәм үрнәк балалар тәрбияләүче әти-әниләр дә тәбрикләнде.
“Без районыбызның якты киләчәге, “алтын баганасы” булган менә шушы яшь буын белән горурланабыз. Алар сафы арта барсын, дигән теләктә калабыз. Укучыларга тырышлыгы, педагогларга хезмәтләре, әти-әниләргә яхшы тәрбияләре өчен зур рәхмәт!”, - диде район башлыгы Разиф Кәримов.
Раушания Сибатова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев