Зәйдә иң яхшы юл иминлеге сагы инспекторларын тәбрикләделәр
Бүген Дәүләт автоинспекциясе оешуга 88 ел. Шул уңайдан районның юл иминлеге сагы инспекциясендә тантаналы чара үтте.
Анда хезмәткәрләр, ветераннар чакырылган иде. Һөнәри бәйрәм белән аларны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район эчке эшләр бүлеге башлыгы Марат Дәүләтшин котладылар.
Хезмәтләрендәге уңышлары өчен инспекторлар Михаил Кузьмин, Константин Цыганов, Илдар Гыйбадуллинга дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев