Зәйдә ике хатын-кызның телефоннарын урлаганнар
Әлеге очраклар буенча җинаять эше кузгатылган.
1 августта район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче 33 яшьлек хатын-кыздан гариза кергән. Шәһәрдәге бер сәүдә челтәрендә аның телефонын урлаганнар. Аңа 12 мең сумлык матди зыян килгән.
4 августта бүлеккә 64 яшьлек хатын-кыздан да телефонын урлаулары турында хәбәр керә.
«Әлеге очраклар буенча җинаять эше ачылды, тикшерү эшләре бара», — дип хәбәр итәләр полициядән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев