Зәйдә ике җитәкчене тәбрикләделәр
Бүген Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов автомобиль юллары хезмәткәрләре көне белән ике җитәкчене тәбрикләде.
Алар «Татнефтедор» АҖ автомобиль юллары идарәсенең Зәй бүлеге җитәкчесе Фидаил Хәернасов һәм «Авторитет» оешмасы директоры Александр Басыров.
Фидаил Хәернасовка Рәхмәт хатлары тапшырганда Разиф Галеевич аның юллар торышы өчен җаваплы булуы өстенә махсус хәрби операциядәге егетләргә дә даими ярдәм итүен ассызыклады.
«Хәтта еллык ялы вакытында да ул фронт сызыгына барып, егетләр янында булды. Уникаль җитәкче», — диде район башлыгы аның кулын кысып рәхмәт әйтеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев