Зәйдә ике йөк машинасы һәм торак йорт янган
13-20 июньдә район янгын күзәтчелеге хезмәте 16 чакыру алган. Шуның 9ы ялган чакыру булып чыккан, берсе – электр челтәрендә кыска ялганыш, икешәре – плитәдә ризык көю, чүп яну, җитди янгын очрагы.
13 июньдә 14 сәгать 46 минутта 88нче янгын сүндерү бүлеге шәһәрдә Завод урамында ике йөк машинасы яну турында хәбәр ала. Янгын нәтиҗәсендә ике автомобиль дә янып беткән, шулай ук автомобиль прицеплары өлешчә зыян күргән.
“Ут техник узелларның һәм механизмнарның төзек булмавы нәтиҗәсендә чыккан дип билгеләнә әлегә”, - дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге хезмәтеннән.
22 июньдә шәһәрдә Привокзальная урамында шәхси йортта янгын чыккан.
Ут чыгу нәтиҗәсендә торак йортның эче янып беткән. Янгынның сәбәбе һәм килгән зыян күләме ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев