Зәйдә ике автомобиль бәрелешкән
25 апрельдә иртәнге сәгать 9.40 минутта Зәй - Сарман юлында юл-транспорт һәлакәте була.
Бу хакта район дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Иске Зәйдән Сарманга таба хәрәкәт итүче "Шкода Йети" автомобилен йөртүче юл чатында Зәй ягыннан Бохарай авылына таба төп юлдан хәрәкәт итүче "ВАЗ-2104" автомобиленә юл бирми.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике автомобильнең дә пассажирлары төрле тән җәрәхәтләре ала, алар Түбән Кама дәваханәсенә озатыла. Зыян күрүчеләргә амбулатор дәвалану билгеләнгән.
Фотолар ЮХИДИ идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев