Зәйдә язгы каникулларда укучыларга төрле чаралар оештырыла
26 мартта Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә укучыларның язгы каникулларына багышлап «Язгы тамчы» дип исемләнгән танып белү — уен программасы үтте.
Анда «Минем ишегалды лагеры» на йөрүче балалар катнашты.
Укучылар табышмак — викториналарда да сыналдылар, төрле хәрәкәтчән уеннар уйнап күңелләрен дә күтәрделәр. Соңыннан китапханәчеләр аларга баллы призлар өләште.
фотолар үзәк китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев