Зәйдә язгы чакырылышка әзерлек турында фикер алыштылар
1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш старт алды. РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, агымдагы елның язында ил буйлап 160 мең егетне армиягә хәрби хезмәт узарга җибәрү планлаштырыла.
Зәй районы буенча бу язда 60тан артык егет хәрби хезмәткә китәчәк., Хезмәт срогы — 12 ай, язгы чакырылыш кампаниясе 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Хәрби хезмәткә 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге гражданнар җибәрелергә тиеш.
31 мартта хәрби комиссариатта район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев рәислегендә хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышы булды. Анда Татарстанда язгы чакырылышның төп үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.
2025 елның язында районда хәрби хезмәткә чакыру буенча медицина комиссиясен 236 егет узачак, шулардан 60тан артыгы армиягә китәчәк. Армиягә беренче озату апрельнең икенче яртысында булачак. Хәрби хезмәткә чакырылучыларга повесткалар аларның яшәү урыны буенча почта аша җибәрелә.
Эмиль Галеев хезмәттән куркырга кирәкми дип ассызыклады.
«Әти-әниләр борчылмасыннар, егетләрне махсус операция урынына җибәрмәячәкләр. Саклану министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы чакырылыш планлы тәртиптә үткәреләчәк. Яңа чакырылучыларны Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендәге дислокация пунктларына яки Украинадагы махсус операцияләрдә катнашу өчен җибәрмәячәкләр. Армиядә хезмәт итү — һәр ир-егетнең мөһим бурычы», — диде ул чыгышында.
С категорияле машина йөртү таныклыгы булучыларның бер өлеше Әстерхан өлкәсендәге шефлык частена җибәреләчәк. Калганнары хәрби частьларга Оборона министрлыгы ихтыяҗлары нигезендә бүленә.
Утырышта хәрби хезмәткә барудан качып йөргән өчен җаваплылык мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Хәрби комиссариаттан алынган мәгълүматлар буенча, 6 материал буенча җинаять эше кузгатылган, 2се судка тапшырылган, тагын 4се тикшерү комитеты производствосында. Моннан тыш, 150 кешегә карата хәрби исәп буенча бурычларын үтәмәгән өчен административ эш кузгатылган. Исегезгә төшерәбез, повестка буенча хәрби комиссариатка килмәгән өчен штраф 10 меңнән 30 мең сумга кадәр тәшкил итә. Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов хәрби хезмәткә барудан төрле сылтаулар табып качып йөрүчеләр белән эш алып барылуын ассызыклады.
Очрашу барышында шулай ук хәрби вузларга керү мөмкинлекләре, ДОСААФның җирле бүлегендә машина йөртүче һөнәренә уку һәм медицина тикшерүе мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев