Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә яшүсмерләр белән хокукый темага багышланган чара үтте

15 майда Зәй үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 4нче мәктәпнең VI “Б” сыйныфы укучылары өчен «Яшүсмер һәм закон» интеллектуаль-хокукый уены үткәрде.

Чара “Кеше. Канун. Хакыйкать” клубы кысаларында оештырылды. Уенның максаты  укучыларның хокукый культурасын күтәрү, балигъ булмаганнар арасында җинаять һәм хокук бозуларны кисәтү иде. 

-Катнашучылар ике командага бүленде: «Барслар» һәм «Күп белүчеләр». Балалар «Үткәннең кануннары», «Балигъ булмаганнарның җаваплылыгы», «Рус мәкальләрендәге кануннар», «Әдәби шымчылар» бәйгеләрендә көч сынаштылар, хокукый темага сорауларга җавап бирделәр, җинаятьләрне квалификацияләделәр, - ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

Тамашачы-җанатарлар да читтә калмады, алар шулай ук “Сез законны беләсезме?” викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Уен кызыклы үтте, балалар иҗади конкурсларга да, теоретик өлешкә дә бик яхшы әзерләнгән иде. 

Фотолар китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев