Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә яшүсмерләр арасында социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау буенча зур эш алып барыла

Зәй муниципаль районында социаль-тискәре күренешләрне, хокук бозуларны профилактикалау, наркотиклар куллануны булдырмау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшүсмерләр арасында хокукый белемнәрне пропагандалау атналыгы үткәрелә.

Аның кысаларында районда укучылар өчен күп кенә кызыклы чаралар планлаштырыла.
16 февральдә Мирный бистәсенең мәдәният йорты хезмәткәрләре 5нче мәктәп педагоглары һәм балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау буенча инспекторы Людмила Михайлова белән берлектә яшүсмерләр өчен “Алда юл юк” дигән профилактик әңгәмә үткәрделәр.

VI-VIII сыйныф укучылары белән хокук бозуларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, хокукый белемнәрне пропагандалау буенча әңгәмә алып барылды.
Балалар  әңгәмәдә актив катнашты, тормыштан мисаллар китерелде.

-Чара яшүсмерләрнең физик, рухи, әхлакый һәм психологик сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән, - ди инспектор Людмила Михайлова.

Фотолар Мирный бистәсе мәдәният йортыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев