Зәйдә яшьләрне интернет челтәрендә куркынычсыз шәхси блок алып барырга өйрәттеләр
Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә «Медиа в Движении Первых Татарстана» дигән мастер-класс үткәрелде.
Очрашу барышында Татарстан Республикасының «Беренчеләр хәрәкәте» Советы рәисе урынбасары Диләрә Галиева яшь зәйлеләр белән кыйммәтле киңәшләре белән уртаклашты. Балалар шәхси блогны ничек дөрес алып барырга, социаль челтәрләр өчен дизайн сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә һәм «Беренчеләр хәрәкәте» эшчәнлеге турында ачык һәм нәтиҗәле сөйләү өчен контентны нинди форматта булдыру яхшырак икәнен белделәр. Мастер-класс җанлы һәм иҗади атмосферада узды. Катнашучылар спикерны тыңлап кына калмадылар, ә актив рәвештә эшкә керештеләр: медиа юнәлешне үстерү һәм хәрәкәт каналларын контент белән тутыру өчен үз идеяләрен тәкъдим иттеләр. Бу чара Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар арасында коммуникацияләрне ныгытуда һәм медиа-күнекмәләрне үстерүдә тагын бер адым булды.
фотолар китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев