Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә яшьләр өчен үзенчәлекле чемпионат оештырылды

1 апрельдә Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе политехник көллияттә спортның офис төрләре буенча чемпионат үткәрде.

Эшлекле шартларда гадәти булмаган күңел ачу ярышлары районыбызда алтынчы ел оештырыла.

Ярышларда төрле оешма, предприятие, учреждениеләр яшьләреннән торган командалар катнашты. ГРЭС, шикәр заводы, ”Аккурайд уилз Руссиа”, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе, политехник колледж, студент хезмәт отрядлары командалары гадәти эш көненнән ял итеп, шимбә көнен хезмәттәшләре белән рәсми булмаган шартларда үткәрделәр.

-Спортның офис төрләре буенча чемпионат - ул күңел ачу, гадәти әйберләргә башкача караш, спортның яңа һәм тиз үсеш ала торган төре. Тормышыбызның күп өлешен без кабинетларда, офиста, эштә уздырабыз, шуңа күрә спортның күп кенә офис төрләре буенча без инде камилләштек. Бу ял итүгә юнәлдерелгән күңелле программа, - ди яшьләр эшләре идарәсе белгечләре.

Ә чемпионат нәтиҗәсенә килгәндә, беренче урынны – физик культура, спорт һәм туризм идарәсе, икенче урынны ГРЭС командасы яулады, студент хезмәт отрядлары командасы өченче урынга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев